Меню сайта
С праздником!
2010 год - Год учителя
2009 год - Год спорта
Универсиада 2013
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт

Результат опроса Результаты Все опросы нашего сайта Архив опросов

Всего голосовало: 29
Обсудить опрос на форуме

Математика


Унарлы вакланмаларны тапкырлау

С.Г.Батыршина

Дәреснең максаты: Унарлы вакланмаларны тапкырларга өйрәтү, белем һәм  
  күнекмәләрне ныгыту, телдән исәпләү күнекмәләрен 
  камильләштерү, логик фикерләү сәләтен һәм иҗади  
  активлыкны үстерү.
  Укучыларда игътибарлылык, җитезлек, пөхтәлек  
  тәрбияләү.

Җиһазлау: таблица, "Домино”, индивидуаль карточкалар

Дәрес барышы:

I. Актуальләштерү
1. Телдән исәпләү
63-57 520+280
  *6 :20
  +34 *5
  - 30 :25
  : 8 *125
2. Унарлы вакланмаларны 10, 100, 1000 һ.б. тапкырлау һәм бүлү кагыйдәләрен 
искә төшерү.
3,14*10 3,27*100 54,7* 100 0, 027*1000
34, 9: 10 2378,45: 100 7,45: 100 185,56:1000
  3. Өй эшләрен тикшерү (№1334, 1387)

II. Яңа теманы аңлату.
Материалны дәреслектә бирелгән мәсьәлә ярдәмендә аңлату отышлы.
Мәсьәлә: Кеше 4,6 км/сәг тизлек белән бара. Ул а) 3 сәгатьтә б) 0,1 сәг. в) 0,3 сәг. күпме юл үтәр?
Чишү: а) кеше 3 сәгатьтә 4,6* 3 ягъни 13,8 км юл үтәр.
б) 0,1 сәгатьтә, ягъни 1/10 сәг., кеше 1 сәг.тә үткәннән 10 тапкыр азрак, ягъни (4,6:10)км, яки 0,46 км юл үтәр.
в) 0,3=3/10 булганга, 0,3 сәг.тә үткән юл 0,1 сәг.тә үткән юлдан 3 тапкыр күбрәк. Ул (0,46*3) км га, ягъни 1,38 км га тигез.

  Үтелгән юл тизлек белән вакытның тапкырчыгышына тигез булганга, 4,6*0,1=0,46 дип исәпләргә кирәк.
4,6 ны 10 га бүлгәндә дә шул ук нәтиҗә чыга, ягъни 4,6:10=0,46

Санны 0,1; 0,01; 0,001 гә тапкырлау – аны 10, 100, 1000 гә бүлү белән бер үк ул. Моның өчен тапкырлаучыда берәмлек алдында ничә нуль торса, өтерне шул нульләр санынча цифрга сулга күчерергә кирәк.

Шуңа охшаш ысул белән 4,6*0,3= 1,38 икәнен табабыз. 4,6 ны 0,3кә тапкырлау өчен, башта 4,6 ны 3 кә тапкырлыйбыз, ә аннары 10га бүләбез. 4,6 ны 0,3 кә өтергә игътибар итмичә генә тапкырлап, килеп чыккан тапкырчыгышта уңнан ике цифрны, ягъни ике тапкырлаучыда бергә өтердән соң ничә цифр булса, шулкадәр цифрны өтер белән аерсак та шул ук нәтиҗәне табабыз.

Шулай итеп түбәндәге кагыйдәне табабыз:
 
Ике унарлы вакланманы тапкырлау өчен:
1) өтергә игътибар итмичә тапкырларга;
2) ике тапкырлаучыда бергә өтердән соң ничә цифр булса, уңнан шулкадәр цифрны өтер белән аерырга кирәк.
Әгәр тапкырчыгышта цифрлар саны аерырга кирәк булган цифрлар саныннан азрак булса, ул вакытта алар алдына нуль яки берничә нуль язалар.
  Мәсәлән: 0,254
  * 0,03
  0,00762 ( 3+2 )
Санны унарлы аралаш вакланмага тапкырлаганда, ул зурая яки үзгәрешсез кала:
 4,2* 3,5= 14,7 14,7>4,2 4,2*1=4,2
Санны ялгыз унарлы вакланмага тапкырлаганда, ул кечерәя: 4,2*0,35=1,47; 1,47<4,2  

Физкультминут ( укучылар урыннарыннан торып, арага басалар. Җавапта өтер кайда күчүен уң яки сул кул белән, ә ничә урынга күчүен шул кулның бармаклары белән күрсәтәләр. Мәсәлән: 34,67*10 уң кулның 1 бармагы кала 4 се бөкләнә һәм кул уң якка туры итеп сузыла)
  45, 675*10 0,765*100
  23,1* 0,1 235,76: 1000
  4589,5* 0,001 34,03*1000
  25,278*10 0,13:10

III. Үтелгән теманы ныгыту, күнекмәләр булдыру.

  № 1392 (укучылар дәфтәрләрендә эшлиләр, бер укучы тактада эшли)
  № 1393.
  № 1397(1 багана)  
Урыннарда "Домино” уены. Ике төркемгә бүленәләр, һәр төркемгә 11домино бирелә. Башлангыч домино 2 башында да бирем белән була, ә калганнарын биремгә тиешле җавапны туры китереп куеп барырга кирәк.

 25*4= 
 64:2=
   
36,5*10 100 32 777,6:10
  
125,78:10 365 77,76 125,78*10
  
63,2:100 12,578 1257,8 36,5*100
  
91,25*10 0,632 3650 91,25*0,1
  
 912,5 9,125 

IV. Үзлектән эш.
Үзлектән эшләү өчен түбәндәге тестны тәкъдим итәргә мөмкин
А 1. Кыйммәтен табыгыз: 3,65+ 12,4
1) 15,69 2) 16, 05 3) 4,89 4) 48,9

А.2. Исәпләгез: 37,85 – 31,2
1) 6,65 2) 6,83 3) 68,5 4) 3,473

А.3. 12,4 һәм 12 саннарының тапкырчыгышын табыгыз
 1) 14,88 2) 0,1488 3) 148,8 4) 1488

А.4. 13,28 һәм 10 саннарының тапкырчыгышы
1) 1328 2) 132,8 3) 1,328 4) 0,1328

А.5. Өлешне табыгыз: 2,67: 10
1) 0,0267 2) 26,7 3) 267 4) 0,267

А.6. Кыйммәтен табыгыз:
  27, 25*0,1- 2, 725=
 1) 269,775 2) 0 3) 214,27 4) 272,5

 Аңлатманы языгыз: 

В.1 а һәм 3,6 саннарының суммасы
В.2. в һәм 5,7 саннарының аермасы белән с санының тапкырчыгышы
В.3. 7,6 һәм 3,2 саннары суммасы белән а һәм в саннарының аермасы тапкырчыгышын  

Махсус таблица ярдәмендә укучылар эшләренең дөреслеген дә тикшереп алалар

 1 2 3 4
А.1 +  
А.2. +  
А.3. + 
А.4. +  
А.5. +  
А.6. +

В.1. а+ 3,6
В.1. (в- 5,7)с
В.3. (7,6+ 3,2)*(а- в)
 
V. Йомгаклау. 
 Унарлы вакланмаларны тапкырлау кагыйдәсе яңадан искә төшерелә. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясап билгеләр куела.

Өй эше бирелә. Түбәндәге аңлатмага мәсьәлә төзегез: 46,5*2 + 72,3* 0,5=
 Дәреслектән № 1431, 1432 1нче баганасы.


А 1. Кыйммәтен табыгыз: 3,65+ 12,4
  а) 16, 05 б ) 15,69 в) 4,89 г) 48,9

А.2. Исәпләгез: 37,85 – 31,2
к) 6,65 л) 6,83 м) 68,5 н) 3,473

А.3. 12,4 һәм 12 саннарының тапкырчыгышын табыгыз
 н) 14,88 и) 0,1488 ы) 148,8 т) 1488

А.4. 13,28 һәм 10 саннарының тапкырчыгышы
к) 1328 л) 132,8 м) 1,328 н) 0,1328

А.5. Өлешне табыгыз: 2,67: 10
ж) 0,0267 з) 26,7 к) 267 л) 0,267

А.6. Кыйммәтен табыгыз:
  27, 25*0,1- 2, 725=
 и) 269,775 ы) 0 р) 214,27 т) 272,5

 Аңлатманы языгыз: 

В.1 а һәм 3,6 саннарының суммасы
В.2. в һәм 5,7 саннарының аермасы белән с санының тапкырчыгышы
В.3. 7,6 һәм 3,2 саннары суммасы белән а һәм в саннарының аермасы тапкырчыгышын  


А 1. Кыйммәтен табыгыз: 12,4+3,65
  л ) 15,69 м) 4,89 н) 16, 05 о) 48,9

А.2. Исәпләгез: 41,85- 35,2
а) 6,65 б) 6,83 в) 68,5 г) 3,473

А.3. 12,4 һәм 12 саннарының тапкырчыгышын табыгыз
 к) 14,88 л) 0,1488 м) 148,8 т) 1488

А.4. 13,28 һәм 0,01 саннарының тапкырчыгышы
р) 1328 с) 132,8 т) 1,328 у) 0,1328

А.5. Кыйммәтен табыгыз: 27, 25: 0,1- 272,5=

  р) 269,775 с) 0 т) 214,27 у) 272,5

 Аңлатманы языгыз: 

В.1 а һәм 3,6 саннарының суммасы
В.2. в һәм 5,7 саннарының аермасы белән с санының тапкырчыгышы
В.3. 7,6 һәм 3,2 саннары суммасы белән а һәм в саннарының аермасы тапкырчыгышын  


А 1. Кыйммәтен табыгыз: 12,4+3,65
  а) 15,69 б) 16, 05 в) 4,89 г) 48,9

А.2. Исәпләгез: 41,85- 35,2
ә) 6,65 б) 6,83 в) 68,5 г) 3,473

А.3. 12,4 һәм 12 саннарының тапкырчыгышын табыгыз
 т) 14,88 у) 0,1488 ф) 1488 х) 148,8  

А.4. 13,28 һәм 0,01 саннарының тапкырчыгышы
в) 1328 г) 132,8 д) 1,328 е) 0,1328

А.5. Кыйммәтен табыгыз: 27, 25: 0,1- 272,5=

  р) 269,775 с) 214,27 т) 0 у) 272,5

 Аңлатманы языгыз: 

В.1 а һәм 3,6 саннарының суммасы
В.2. в һәм 5,7 саннарының аермасы белән с санының тапкырчыгышы
В.3. 7,6 һәм 3,2 саннары суммасы белән а һәм в саннарының аермасы тапкырчыгышын  

А 1. Кыйммәтен табыгыз: 12,4+3,65
  с) 15,69 т) 16, 05 у) 4,89 ф) 48,9

А.2. Исәпләгез: 41,85- 35,2
ы) 6,65 ш) 6,83 р) 68,5 ф) 3,473

А.3. 12,4 һәм 12 саннарының тапкырчыгышын табыгыз
 н) 14,88 о) 0,1488 п) 1488 р) 148,8  

А.4. 13,28 һәм 0,01 саннарының тапкырчыгышы
в) 1328 е) 132,8 и) 1,328 ы) 0,1328

А.5. Кыйммәтен табыгыз: 27, 25: 0,1- 272,5=

  р) 269,775 с) 214,27 ш) 0 у) 272,5

 Аңлатманы языгыз: 

В.1 а һәм 3,6 саннарының суммасы
В.2. в һәм 5,7 саннарының аермасы белән с санының тапкырчыгышы
В.3. 7,6 һәм 3,2 саннары суммасы белән а һәм в саннарының аермасы тапкырчыгышын  


45,675 * 10
23,1 * 0,1
45,895 : 0,01
25,278 : 10
0,765 * 100
3456,9 : 1000
567,75 : 0,01
0,123 : 100


  Телдән исәпләргә

  75+35 280-30
  :2 :5
  -25 +24
  +26 :2
  :28 +33
  *150 :35

Форма входа
Ваш профиль
Привет: Гость

Сообщения:

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста
зарегистрируйтесь или
авторизуйтесь!
Сегодня
Погода в России
Архив записей
Сайты образования
Статистика

Зарег. на сайте

Всего: 15
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых вчера: 0
Новых сегодня: 0

Из них

Администраторов: 2
Модератор форума:
Проверенных: 0
Обычных юзеров: 13

Из них

Парней: 5
Девушек: 10

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наши контакты
Адрес: РТ, Апастовский р-н, с.Черемшан, ул.Татарстан 33
Тел: 8-(843)7638242
e-mail: cheremshan79@mail.ru