Меню сайта
С праздником!
2010 год - Год учителя
2009 год - Год спорта
Универсиада 2013
Мини-чат
200
Наш опрос
Оцените мой сайт

Результат опроса Результаты Все опросы нашего сайта Архив опросов

Всего голосовало: 29
Обсудить опрос на форуме

Татарский язык и литература


Тамчы-шоу "Сабантуй"

Уенда 6, 7,8 нче сыйныф укучылары катнаша. Һәр команда үзе белән үзенчәлекле формада таныштыра. (команда турында мәгълүмат бирелә, исеме, девизы әйтелә, эмблема).


I тур.”Батыр берне, белемле меңне егар” Укучылар Сабантуй темасына караган сорауларга җавап бирергә тиешләр. "Сабантуй” сүзенең мәгънәсен, әлеге бәйрәмдә үткәрелгән ярышларны уеннарны белү зарур. Шулай ук язучылар иҗатында "Сабантуй”ның урыны ни дәрәҗәдә булуын да белергә кирәк. (Барысы 10 сорау)
1. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә "Сабантуй” сүзенең ничә мәгънәсе китерелә? – 6 мәгънәсе.
2. Борынгы төрек лексикасында "сабан” сүзе 2 мәгънәгә ия. Нинди мәгънәләр ул? – 1нче мәгънәсе эш коралы, 2 нче мәгънәсе яз чәчелеп көз җыела торган иген
3.Кайсы татар язучылары үз әсәрләрендә сабантуй темасын яктырта? – Г.Ибраһимов "Алмачуар”, Ф.Хөсни "Йөзек кашы”, Х.Сарьян "Бер ананың биш улы”, Р.Мөхәммәдиев "Ат чабышы”, Г.Бәширов "Туган ягым – яшел бишек”.
4. Кайсы композитор үзенең икенче симфониясен "Сабантуй” дип атый? – 1968 ел Н.Җиһанов үзенең икенче симфониясен "Сабантуй "дип атый
5. 921 елда Багдадтан Болгарга килүче нинди сәяхәтче – галим үзенең хезмәтләрендә сабантуй бәйрәме турында бәян иткән? – Ибне Фадлан пәһлеван батырлар турында язып калдырган.
6. Сабантуй бәйрәменең төп ярышы?- Ат ярышы һәм татарча көрәш.
7. Сабантуйга берничә көн кала нинди йола үтәлә7 – бүләк җыю йоласы.
8. Сабантуй батырына бирелә торган бүләк? – чигелгән сөлге . Хәзерге вакытта тәкә һәм истәлекле бүләкләр.
9. Сабантуй Россиядән читтә нинди шәһәрләрдә уздырылуы билгеле? – Нью –Йорк, Сан Франциско, Берлин, Монреаль, Прага.
10. 2008 елгы федераль сабан туе кайда узды? - Әстерханда була. 36 төбәктән һәм Әзербайҗаннан кунаклар килә. Батыр - Рөстәм Мухамов, батырга Фиат машинасы бирелә.
II тур. Беренче бүлек игътибарлыкка багышланган. Икенче өлеше – видеотабышмакта. ”Сабантуйга берничә көн кала авыл яшьләре нинди йола үтәгәннәр?” Җыен
III тур. Сабантуй (Й-И) сүзеннән мөмкин кадәр күбрәк сүз төзү.
IVтур. Капитаннар бәйгесе. "Халык әйтсә, хак әйтә”. Алып баручы халык мәкаленең башын әйтә, ә капитан дәвам итәргә тиеш. "Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр. – Казан, 1987”. (197 нче бит).

Форма входа
Ваш профиль
Привет: Гость

Сообщения:

Гость, мы рады вас видеть. Пожалуйста
зарегистрируйтесь или
авторизуйтесь!
Сегодня
Погода в России
Архив записей
Сайты образования
Статистика

Зарег. на сайте

Всего: 15
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых вчера: 0
Новых сегодня: 0

Из них

Администраторов: 2
Модератор форума:
Проверенных: 0
Обычных юзеров: 13

Из них

Парней: 5
Девушек: 10

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Наши контакты
Адрес: РТ, Апастовский р-н, с.Черемшан, ул.Татарстан 33
Тел: 8-(843)7638242
e-mail: cheremshan79@mail.ru